Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа балалар бакчасы һәм гимназия ачуда катнашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада Чаллы шәһәренә сәфәр кылачак. Ул биредә яңа балалар бакчасы һәм гимназия ачу тантанасында катнашырга ниятли. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бу атнада Татарстан Президенты Чаллыга сәфәр кылачак. Рөстәм Миңнеханов биредә „Демография“ илкүләм проекты буенча төзелгән балалар бакчасын ачуда катнашыр дип көтелә. Ул 220 урынлы, шулардан 120 урын — өч яшькә, 100 урын өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән», — дип искәртте Галимова.

Яңа балалар бакчасында 12 төркем формалаштырылган инде. Учреждениедә спорт һәм музыка заллары, ризык әзерләү урыны, медицина блогы, тар белгечләр бүлмәсе, уен мәйданчыгы һ.б. бар.

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә заманча стандартлар буенча төзелгән яңа гимназия ачу тантанасында да катнашачак, дип өстәде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

«Яңа уку елы алдыннан Чаллыда яңа гимназия ачылачак, анда 38 сыйныф формалаштырылган инде. Президент уку корпусы белән танышырга һәм тантаналы ачылышта катнашырга ниятли», — дип хәбәр итте Галимова.

Мәктәп бинасы дүрт блоктан гыйбарәт. Ул уку һәм административ блокларны, медицина кабинетын, китапханәне, чишенү бүлмәсен һәм берничә төрдәге бассейнны үз эченә ала.


Фикер өстәү