Республика көнендә, 30 августта, казанлылар һәм шәһәр кунаклары җирле авторларның фильмнары белән таныша алачак. Татарстан киносы көне 16.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында башлана, керү – бушлай.
«Кинотеатр кунакларны Даниил Фәйзрахмановның „Кот Казанский“ (0+) дигән анимацион әкияте белән каршы алачак. Фәрит Дәүләтшинның „Батулла дәресләре“ (12+) дигән документаль кыска метражлы фильмы исә татар әдәбиятының тере классигы белән таныштырачак», — дип хәбәр итә «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.
Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев төшергән «Сөмбел» (16+) мелодрамасы (Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак продукциясе) программадагы соңгы фильм булачак.
Тамашачыларны ковид-вазгыятьне исәпкә алып утыртачаклар, кассада яки кинотеатр сайтында алдан ук урын белешеп куярга кирәк.
Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә. Оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.