Татарстанның бер предприятиесендә ике эшченең үле гәүдәләре табылган

Бүген иртәнге биштә Татарстанның Тукай районының Югары Суыксу авылында коры катнашмалар җитештерү предприятиесендә пычак яралары булган ике авыл эшчесенең гәүдәсе табылган.

Вакыйга урынына район прокуроры Айрат Галимәрдәнов килгән. Мәрхүмнәрнең Мөслим районыннан килеп эшләүләре ачыкланган. Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылды, — дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Озак та үтми үтерүдә шикләнелүче Минзәлә районында яшәүче бер кешене тоткарлыйлар. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү