Татарстанда өч машина бәрелешеп биш кеше зыян күргән: алар арасында 9 айлык сабый да бар

Кичә якынча 18.30 сәгатьтә М7 трассасының Менделеевск районындагы өлешендә җитди  юл һәлакәте булган. «Волга»– Бәзәкә автомобиль юлының 14 нче чакрымында өч автомобиль бәрелешкән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

Беренчел мәгълүматларга караганда, BMW Х5 автомобилен йөртүче алда барган машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм Mazda, «Лада Веста» автомобильләренә бәрелгән. Көчле бәрелештән соң ике җиңел машина да юл кырына очкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән тугыз айлык бала зыян күргән. Алар хастаханәгә җибәрелгән.

Һәлакәт урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров чыккан. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

«Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды. Әлеге фактка карата җинаять эше кузгатылды, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, зыян күрүченең сәламәтлегенә саксызлык аркасында авыр зыян китерү буенча алып барыла», – дип ачыклык кертте Галиев.


Фикер өстәү