Татарстанда коточкыч юл фаҗигасендә 13 яшьлек кызның гомере өзелгән

Прокурор тикшерүе оештырылган.

Бүген – 30 октябрь иртәсендә Менделеевск районында М-7 “Волга” – Бәзәкә юлының 21 нче чакрымында коточкыч юл һәләкәте булган. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

Прокуратураның башлангыч мәгълүматларына караганда, “Opel Zafira” машинасы, “чыгымчылап”, каршы як полосага чыккан һәм “Лада” машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә иномаркадагы 13 яшьлек кыз һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук “Лада” пассажиры, нык җәрәхәтләнеп, Чаллының ашыгыч медицина ярдәм хастаханәсенә китерелгән.

Фаҗига булган урынга шундук Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров килеп җиткән. Фаҗига буенча тикшерү оештырылган.


Фикер өстәү