Синоптиклар Татарстанга бозлы яңгыр якынлашуы турында кисәтә

Шул ук вакытта көчле җил көтелә.

Татарстан Гидрометеорология идарәсе якындагы тәүлектә һава шартларының бозылуы турында кисәткән. 30 октябрьдә кичен, 31 октябрьдә көндез һәм кичен республикада юеш кар, кыска вакытлы буран һәм бозлы яңгыр көтелә.

Шул ук вакытта секундына 15 метрга кадәр көчле җил булачак, юлларда – бозлавык.
31 октябрьдә Казанда да төнлә һәм иртән юеш кар-буран, бозлы яңгыр булачак. Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк, иртән томан төшәчәк.


Фикер өстәү