Югары Осланда юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир үлгән

Татарстанның Югары Ослан районында кичә кичке сәгать алтынчыда юл һәлакәте булган. Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Агентлыкка юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны шаһитлар җибәрде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан-Ульяновск юлының дүртенче чакрымында Chevrolet автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Dodge автомобиле белән бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.

Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлакәт урынында ук үлгән, икенчесе — ашыгыч ярдәм машинасында, ә өченчесе хастаханәдә үлгән.

Һәлакәт урынына район прокуроры Василий Егоров барды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


Фикер өстәү