Яңа ел кичендә Татарстанда яшәүче ир-атның кулында петарда шартлаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 54 яшьлек ир-атның ике кулы да пешкән. Ул Алабуга Үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Медиклар аңа ярдәм күрсәткән һәм өенә кайтарып җибәргән.