«Ачудан беренче урынны алдык»

Икенче сыйныфта укыган чагым. 1975 елны каршыларга әзерләнеп йөрибез. Укытучыбыз Анастасия Ивановна сыйныфташым, дустым, партадашым Роза белән мине Яңа ел бәйрәменә Кәҗә белән Сарык булып киенеп, Габдулла Тукай әкиятен «сәхнәләштерергә» кушты. Миңа Кәҗә роле эләкте. Әй, яратмадык инде безгә шушы рольләрнең бирелүен! Янәсе, ничек инде ике «отличник»ка шундый ямьсез рольләр биреп була, дип,  үзара гына тетмәсен теттек укытучыбызның. Әлбәттә, үзенә бер сүз дә әйтмәдек, кая инде олыларга, бигрәк тә укытучыга каршы дәшү… Нишләтәсең, пыр тузып, Кәҗә белән Сарык битлеген, киемнәрен әзерләргә тотындык. Битлекләрне матур гына итеп Розаның әтисе катыргыдан ясап бирде, карарак төстәге киемнәрне минем әни әзерләргә булышты.

Бәйрәм кичәсендә шул битлекләрне, тузга язмаган киемнәрне киеп, беркем танымаслык хәлдә чыршы янына килдек.  Барысы да яратмыйча гына гел безгә карап тора  кебек тоелды. Менә чыгыш ясарга вакыт җитте. Без Роза белән Кыш бабай янына килеп бастык та, үзебез дә көтмәгәнчә, менә дигән итеп рольгә кереп, тамаша карарга килгән әти-әниләрнең алкышларына күмелдек. Ачудан шулай килеп чыкты бугай ул… Шуннан ни булган дисез? Беренче урынны алдык! Яратмыйча гына тотынган эшебезнең ахыры әнә шулай бик әйбәт булдып чыкты.  Ләкин күңелдә барыбер шул әкият геройларын яратмау калды…

Бу истәлегем беренче укытучым Анастасия Ивановна Ефимованың рухына дога булып ирешсен.

Валентина Семенова


Фикер өстәү