«Кыш бабайга хат язмый идек, бүләкләр бирүче булмады»

Кыш бабайга хат язмый идек. Бүләкләр дә бирүче булмады. Үз әтиебез Кыш бабай булгач, аның урманнан төшмәгәнен белә идек. Әллә ниләр бүләк итмәсәләр дә, әтинең янчыгында безгә дигән кәнфитләр булыр иде. Анысын көн дә ашыйсың ла аның, менә мандарин ашау зур бәхет иде безнең өчен. Әнә шулай, кечкенәдән тормышка шөкер итеп үстек. Хәзерге балалардан шуның белән аерылабыз да инде без. Алар кебек могҗиза көтмибез, Кыш бабайдан нидер өмет итмибез.

Мин нык салкын көнне һәм аяк астында шыгырдап торган карны яратам. Уртанчы сыйныфларда укыганда, Яңа елда яңгыр яуды. Булган карның эреп бетүе – күңелдә онытылмас хатирә булып калды. Глобаль җылынудыр дип уйлаган идек. Мәктәптә үткән Чыршы бәйрәменә резин итекләр киеп килгәнебез истә калган.

Олырак сыйныфларда Яңа елны дуслар белән каршы ала башладык. Безнең авылда ялгыз торучы әбиләрдән өй сорап тору гадәте бар иде. Әбиләр дә каршы килми – берәр туганына, дустына кунакка китә. Йортын безгә ышанып калдыра иде. Рәхәт чаклар булган ул. Хәер, авыл Яңа елына җитәме соң инде?  Үз Кыш бабаең, Кар Кызы, авылдашлар бәйрәм алып бара. Әле ямь өстәп, берничә кеше танымаслык итеп киенеп кереп, биеп күңел ача. Халык 12 тулган вакытта гына өенә кайтып тора да, тагын клубка җыела. Әнә шулай таң ата.

Гаилә, балалар булгач, авылга Яңа ел каршыларга да кайткан юк. Бу бәйрәмне читтә үткәрәсе килми. Аның бар рәхәте дә шундадыр. Быелгы елларда исә күңелгә берни кирәкми. Могҗизалар читтә торсын. Якыннарың янәшәдә булып, авырмасын гына иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Балачак хатирэлэренэ кайтып килдем , Голгенэ. Мансур абый, мэрhумне искэ алдым, синен бэлэкэй чагын…🙏🙏🙏🌹😘

Фикер өстәү