Альберт Каюмовтан шашлык рецепты

Ат, сарык яки тавык итеннән әзерлибез. Шашлык яңа чалган иттән ике сәгатьтә дә өлгерергә мөмкин. Әгәр алдан чалынган ит булса, бер яки ярты көн алдан хәстәрен күреп куйсагыз, яхшы булыр. 

2 кг иткә 100 г соя соусы, 2 чәй кашыгы  аджика, 2 чәй кашыгы гәрчич, ярымбоҗралап туралаган 1 лимон, 1 помидор, 1 баш сарымсак салып болгатып, суыткычка куярга. Тәм кергәннән соң пешереп, табынга яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән бирергә.


Фикер өстәү