Әгерҗе янында югалган ир-атның мәете табылган

Удмуртиянең Кече Пурга районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат март ахырында Әгерҗе тирәсендә югалган булган. Менә хәзер аның мәете табылган. Бу хакта “Агрызские вести” Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ирне үтерүдә авылдашы – Капустинода яшәүче 37 яшьлек ир шикләнелә.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, үтерүдә шикләнелүче ир 30 март көнне Кече Пурга районы Капустино авылында дусты белән кәеф-сафа корган. Бермәл ике ир арасында тавыш чыккан. Шикләнелүче шешәдәшенә пычак белән кадаган. Тегесе һәлак булган. Үтерүдә шикләнелүче ир, җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне үзенең бакчасындагы компост өеме астына күмеп куйган.
Фаҗига булган урынга тикшерүчеләр һәм тикшерү идарәсе белгечләре килгәч, ирнең кемнеңдер кулыннан һәлак булуы ачыкланган.


Фикер өстәү