Нурлат районы хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин Смоленск өлкәсе вице-губернаторы вазыйфасына күчә. Бу җәһәттән кабул ителгән карар Смоленск өлкә Думасы утырышында бертавыштан килештерелгән.
Смоленск массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Әхмәтшин яңа вазыйфасында төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, энергетика, тариф сәясәте, төзелеш күзәтчелеге һәм мәдәни мирас мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәчәк.
Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында Нурлат районы Биккол авылында туган.
2008-2010 елларда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау департаментына җитәкчелек итте, министрның инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары булды. 2010-2016 елларда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасын биләде. 2018 елдан Нурлат районына җитәкчелек итте.