Татарстанда 44 яшьлек ир, кызын кыйнап, өстенә салкын су койган

Аксубай районында яшәүче 44 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылган. Ул берьюлы ике статья: “Кыйнау” һәм “Иректән законсыз мәхрүм итү” статьялары буенча гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, ир узган елның августында төнлә исерек хәлдә кызы белән сүзгә кергән. Ул баласы өстенә салкын су коеп, башына чиләк белән берничә тапкыр суккан. Өч көннән соң кызына тагын кул күтәргән һәм аны базга ябып куйган.

Ир үз гаебен таныган. Суд аны өч ел да бер айга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш юньсез ата табиб-психиатр карамагында дәваланырга тиеш булачак.


Фикер өстәү