Елның иң яхшы көрәшчеләре һәм тренерлары билгеле

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесен ачу тантанасында 2022 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, хөкемдарларын һәм журналистларын бүләкләдерләр.

2022 елның иң яхшы көрәшчеләре – Радик Сәлахов, Алексей Абрамов һәм Илмир Төхвәтуллин.

Яшьләр белән эшләүче иң яхшы тренерлар булып, Әлмәттән Руслан Нургалиев, Актаныштан Илфир Әнвәров һәм Казан Николай Крылов танылды.

Өлкәннәр белән эшләүче иң яхшы тренерлар – Чаллыдан Илнур Хәйбуллин, Әлмәттән Ильяс Билалов һәм Казаннан Җәүдәт Хөсәенов.

2022 елның яхшы хөкемдарлары – Илшат Шәйдуллин, Ленар Зиннәтуллин һәм Әнис Миндубаев.

Районнар арасында көрәш буенча иң яхшы җыелма команда булып, Әлмәт командасы танылды. Икенче урында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары, өчтә – Кукмара, дүрттә – Балтач, бишенче урында – Арча, алтыда Мамадыш командалары.

 


Фикер өстәү