Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була?

Көндәлек тормышыбыз сораулардан тора. Нәрсә хак, нәрсә ялган? Ничек дөресрәк? Бүгенге сәхифәбезне укучыларыбыздан килгән сорауларга багышларга булдык.

Сорауларга ачыклык кертүне сорап, Раил хәзрәт Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.

Намаз укуны бер башлап, бер ташласаң, нәрсә була?

Шәфкать Г.

– Кеше бер мәртәбә намазга басып, мәшәкатьләр сәбәпле, намазын ташласа, соңрак тәүбәгә килеп, Аллаһтан кичерү сорап, гыйбадәткә кире кайтса, Аллаһы Тәгалә кичерер. Әмма сәбәпсез, Аллаһы Тәгалә хөкемнәреннән тайпылып, намазын калдырса, бу бик куркыныч. Кыямәттә Аллаһы Тәгаләнең газабы катырак булырга мөмкин. Намазга басу – зур бүләк. Намаз уку мөмкинлеген бик аз кешеләргә генә бирә. Аллаһы Тәгалә машинасын, йортын, байлыгын бөтен кешегә дә бирергә мөмкин. Әмма иман ләззәтен сайлап кына бирә. Мондый бүләкне югалтудан куркырга кирәк!


Фикер өстәү