Ильвина: «Минем юлым гади түгел»

Бер караганда гади, икенче карасаң, катлаулы. Аралашканда якында гына, ихлас, сәхнәдә буй җитмәслек дәрәҗәдә ерак. Җырчы Ильвина турында күпләр әнә шундый фикердә. Хәер, җырчы дип кенә атау дөресме икән, дизайнер да, психолог та әле ул. Кем ул Ильвина, тормышта нинди? Җырчының горурлыгы артында ни ята? Сәхнәгә кайтуының сәбәбе нидә? Әңгәмә әнә шул хакта.

– «Җырчы булуым – әни хыялының миндә тормышка ашуы» дигән идең. Психологлар балага үз хыялларыгызны такмаска куша бит әле. Алай булса, әниеңә үпкә юкмы?

– Юк, әнигә бернинди үпкәм юк. Киресенчә, ул – хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итүче. Без – әти ягыннан да, әни ягыннан да иҗади гаилә. Әнигә, гомумән, театрда эшләргә кирәк булгандыр, дип тә уйлыйм. Ул оста итеп пародияләр ясый, коеп куйган артист инде менә, мәҗлесләрдә тамада ролен үти. Яшерен-батырын түгел, кайбер әти-әни баласының артист булуын теләми. Чөнки тыштан матур күренсә дә, чынлыкта бик авыр һөнәр. Сәхнә кешесенең режимы юк, шуңа гаиләсе булмас, дигән курку да, бер караганда, табигый. Заманында әни артист булырга теләгән, әмма дәү әти, артистның шәхси тормышы булмый дип, каршы чыккан. Ә менә миндә артист булу теләге уянгач, әни каршы килә алмады. «Бәлки журналистикага китәрсең, бәлки телевидениедә эшләрсең, алып баручы булырсың», – дип әйтеп карады, билгеле. «Җырчы буласым килә, Салаватта укыйсым килә», – дигәч, каршы килмәде. Шулай да, әнинең теләген үтәр өчен, параллель рәвештә КХТИга, җиңел сәнәгать факультетына да укырга кердем, кием буенча дизайнер һөнәрен үзләштердем. Ул вакытта бу эшнең миңа кирәге чыгар, кием тегү белән мавыгып китәрмен дип башыма да китермәдем. Аның кирәге чыкты.

Мин иркенлектә үскән бала түгел, гаиләдә акча юк иде диярлек. Заманы да шундый иде бит. Менә шул чакта әтинең сеңлесе – Матур апа ярдәм итә иде. Бер елны үзе киеп туйган пинжәгеннән миңа мәктәп формасы тегеп бирде. Әнинең крокодил тиресе кебек плащыннан cәхнәгә костюм тектек. Ул чакта андый костюм бер кешедә дә юк иде. Кыска пиджак белән озын юбкалар ул хәзер модада, ә без аны теге чакта ук теккәнбез. Киенү буенча мин мәктәптә үк аерылып тора идем. Әни ул яктан бик тырыша иде. Шуңа күрә сәхнәдә аерылып торырга тырышу балачактан ук килгән инде.

Балачак дигәннән. Дәү әни турында да берничә сүз әйтик инде. Төс-кыяфәтем белән мин аңа бик тә охшаган чөнки. Ул кечкенәдән әнисез калып, бик авырлык күреп үскән. «Укырга барырга чабатам да юк иде», – дип сөйләгәне истә. Әмма мәктәптә укый алмаса да, 3 нче сыйныфтан дуңгыз фермасында эшләсә дә, үз-үзен тотышы аксөякләрчә булды. Мөгаен, аның бу сыйфаты миңа да күчкәндер.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Социаль челтәрдә: «Әнисе укытучы, әтисе полициядә эшли, гап-гади гаиләдә үссә дә, патша кызы кебек затлы», – дигән комментарий калдырганнар. Бу затлылык, димәк, нәселдән килә.

– Дәү әнидән күчкәндер дип уйлый идем. Университетта укыганда да, кесәдә бер тиен акча булмыйча, җәяү кайтырга чыгасың, әмма үзеңне горур тотасың. Эчтән мин бик гади, ышанучан, ә тыштан горур, салкын. Һәм менә бу нәрсә тамашачы белән минем арада ниндидер бер киртә тудыра иде. Тамашачы мине башбирмәс горур, салкын, мин-минлекле дип уйлый. Мин аны махсус эшләмим бит, ул сыйфат бары тик күчкән генә. Әгәр дә инде кеше минем белән ярты сәгать кенә аралашса, «Сез бигрәк гади икән, сез авылда үстегезмени, үзегез пешерәсездәмени?» – дип шакката. Дөресен әйткәндә, мин Аллаһы Тәгаләгә шушы тышкы салкынлыгым өчен бик рәхмәтле. Мөгаен, бу халәт изеп китмәсеннәр өчен бирелгәндер. Ул миңа бик күп вакытта ярдәм итте, кирәкмәгән кешеләрдән аралады.

Мин бит татар эстрадасына 16 яшемдә аяк бастым. Ә 16 яшьлек кызның башын әйләндерергә әллә ни күп кирәк түгел. Ярый әле тыштан салкын, горур булганмын…

– Татар телең шулкадәр камил, рәхәтләнеп тыңлап утырам. Кызың да шулай камил сөйләшәме?

– Кызым татарча аңлый, әмма иркен сөйләшә алмый. Чөнки халыкара мәктәптә укый. Ә анда барлык фәннәр дә инглиз телендә укытыла. Аның хәтта фикер сөреше дә инглизчә. Ул фикерен инглиз теленнән тәрҗемә итеп әйтә. Ник дигәндә, 4 яшеннән инглиз телен өйрәнде, 5 яшеннән шушы мәктәпкә йөри башлады, хәзер инде аның менталитеты, тормышка карашы да башка. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәнәм. Әйтик, ул үз фикерен әйтергә курыкмый, үзенә ниндидер чикләүләр куймый. Без адым ясарга куркабыз, чөнки барып чыкмаса, оятка калам, дип уйлыйбыз. Аның өчен ниндидер эш килеп чыкмау – хата яки кимчелек түгел, ә тәҗрибә. Ул – киңкырлы шәхес. Узган ел музыка мәктәбен тәмамлады, бик матур җырлый. 5 яшеннән архитектура мәктәбендә укый, яшерен-батырын түгел, мин аның киләчәктә шушы өлкәдә эшләвен теләр идем. Әмма аның биюче буласы килә. Биюче һөнәре кыска гомерле, шуңа күрә мин аны хобби рәвешендә калдырырга киңәш итәм. Әмма нинди юнәлешне сайласа да, хуплаячакмын.

– Соңгы вакытта иҗади күтәрелеш сизелә. Яңа җырлар, дуэтлар яздырасың. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Сәхнәдән югалып торган чакларым күп булды. Чөнки һәрвакытта да беренче урында гаиләм иде. Тормышта авыр вакытлар да булды, иремнән аерылдым. Ә инде 5 ел элек тегү өлкәсенә баш-аягым белән чумып, башка уй-шөгыльләргә бөтенләй вакыт калмады. Тегү ул – шундый өлкә: анда тәүлегенә 24 сәгать булырга кирәк. Кыскасы, тукыма сайлаудан алып, эскиз ясау, тегү, сату – барысын да үзем өйрәнеп, үзем катнашып бардым. Тәмам өйрәнеп беткәч кенә, белгечләр ала башладым. Үзем белмәгәнне кешедән таләп итә алмыйм бит инде, шуңа һәр адымны өйрәндем. Менә мин – шундый кеше. Концертлар оештырганда да нәкъ шушы юлны уздым. Шуңа да беренче концертны ун ел узганнан соң гына куйдым. Бик күпләр: «Кеше җырлый гына башлый да концерт куярга керешә, нишләп син шулай эшләмисең?» – дип тә сорыйлар. Беренчедән, миңа җентекләп өйрәнергә һәм әзерләнергә, оештырырга – яхшы итеп эшләргә кирәк. Икенчедән, миндә коммерсантлык юк. Әгәр шушы нәрсә булса, бәлкем башкача эшләгән булыр идем.

– Яхшы итеп эшләү ничек була?

– Әйтик, ахыргы концертымда 120 кеше эшләгән булган. Командамны ресторанда ашатканга гына беләм мин бу санны. Алар барысы да үз урынында, барысы да сәгать механизмы кебек төгәл эшлиләр. Бу концертта Илсөя Бәдретдинова да катнашкан иде. Ул шунда: «Мин монда концерт оештыручы бөтен кешене китереп, ничек эшләргә кирәклеген күрсәтер идем», – дигән иде. Ә моңа ел буе репетицияләр үткәреп, автомат рәвешенә килеп җиткәнче кабатлаганда гына ирешеп була. Инде менә кием юнәлеше үз көенә эшли, мин исә сәхнәсез тора алмавыма инандым һәм сәхнәдә 100 процент бирелеп эшләргә әзермен. Ел саен концерт куймасам да, сәхнәдән китеп торган чаклар булса да, мин һәр көнне җырладым. Спортчыларга туктарга ярамаган кебек, җырчыга да туктарга ярамый.

– Хәзер татарча җырлап кына танылып булмый, инглизчә дә, русча да җырларга кирәк диләр, килешәсеңме?

– Дөньяга чыгар өчен бәлки инглизчә җырларга кирәктер. Чөнки бу телдә аралашучылар күбрәк. Алай дисәң, «Туган як» җырын татарлар гына түгел, башка халыклар да белә бит. Монда хикмәт нинди телдә башкаруга гына кайтып калмыйдыр. Уңышлы мизгелгә туры килү, тавыш мөмкинлекләре, харизма һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйледер. Әйтик менә русча сериал чыкты һәм анда татарча «Пыяла» җырын кулландылар, аны кем генә җырламый хәзер. Татар җырын гадиләштереп бирәбез икән, аны бик күпләр отып калачак. «Оскар»лы берәр чит ил фильмында татар җырын җырлаттылар ди, әллә инглизләр җырламас, дисеңме? Фильм популяр булса, җыры да дөнья күләмендә хит булачак.

– Әмма үзеңнең репертуарың бер дә гади түгел.

– Мин гадиләштерү юлыннан китмәдем. Әйтәм бит, коммерция җырчысы була алмадым. Иҗатка карашым башкача. Җырларны тамашачы ихтыяҗыннан чыгып түгел, үзем теләгәнгә сайладым. Тренд бит шушы, тамашачыга шул кирәк дип түгел, халәтемә туры килгәнне җырлыйм. Шулай итеп иҗат минем өчен шәхси көндәлеккә әйләнде. Шуңа күрә минем тамашачым минекедер дә инде ул. Алар да шундый ук тирән, олы йөрәкле, хисчән. Мин моны тамашачым белән аралашканга әйтәм. Социаль челтәрләрдә күпләр яза, аларның барысына да җавап бирергә тырышам. Фикеремне әйтәм, ярдәм итәргә тырышам, белемем буенча психолог та булгач, андый ярдәмне дә күрсәтергә тырышам. Безнең мөнәсәбәт җыр белән генә бетми, ул аралашу белән дәвам итә. Әйе, мондый иҗат массакүләм була алмый, кирәк тә түгелдер. Берзаман концертта күреп калган тамашачы миңа психологик киңәшкә килә башлады. Хатын-кызлар бәйрәмендә алар өчен бушка консультация үткәргәнем булды.

Тирән мәгънәле җырлар кайгырыр өчен түгел бит алар. Син шул җырны тыңлыйсың да үз тормышың белән чагыштырып куясың. Яисә үзеңә кирәкле фикерне ишетәсең. Менә шул фраза – фикер көч бирә, тезләнгән булсаң, торып китәргә этәргеч була ала да инде. Мин үзем җырларны менә шулай тыңлыйм.

– Тирән һәм тетрәндергеч җырларның берсе – «Кайт, балам…»

– Бу җыр махсус хәрби операция башланганда язылды. Аның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, көен Риваль Хисмәтуллин иҗат итте. Сүз уңаеннан, репертуарымның 70 проценты әлеге авторларның иҗатыннан тора. Ул шундый килеп чыкты ки, хәзер тыңлагач та каз тәне чыга. Ул вакытта безгә тормыш туктап калган төсле булды. Һәр гаиләдән кемнеңдер баласы, атасы, егете, абыйсы, энесе китте. Менә шуны йөрәк аша үткәреп, аңлап эшләнде, күрәсең. Бу җыр хәзер бит бу тема актуаль дип махсус таратылмады. Музыкаль мәйданчыкларга салдым да эше бетте. Әмма бер-ике ай яңгырагач, мин аны радиодан алып куйдым. Чөнки менә шушы хәлдә, хәзерге вазгыятьтә күбрәк якты җырлар бирәсе килде. Ләкин бу җыр таралганнан-таралды. Миннән хәтта нишләп клип төшермәвемне дә сорыйлар. Мин бу сорауга анык кына җавап бирә алмыйм.

Күпчелек җырларым драматик. Минем күңелем шундый. Чөнки мин дә һәрбер хатын-кыз уза торган тормыш этапларын уздым. Беренче мәхәббәт, югалту, аерылышу, кавышу, үз-үзеңне эзләү, декрет мизгелләре, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар, төшенкелеккә бирелү, үзеңне тормышта беркем итеп санамау – боларның барысын да үткәрдем. Сәхнәдән «патшабикә» итеп күрсәләр дә, ул «патшабикә»нең эчендә комплекслары булган, үз-үзенә ышанмаган кеше яшеренгән бит. Менә шулар өстендә мин әле дә эшлим.

Бу – отличник синдромы. Концерт куям икән, ул бик яхшы килеп чыгарга тиеш, гаиләм бар икән, ул камил булырга тиеш. Балам укый икән – аңа иң әйбәте булырга тиеш. Ашарга пешерәм икән – ул иң тәмле булырга тиеш. Менә шушы нәрсә миңа һәрвакыт комачаулый. Тот та эшлә бит инде, ә минем бик күп вакытым анализлауга китә. Хәзерге вакытта тормышка гади карарга өйрәнәм.

– Тамашачысын арттырыр һәм һәрдаим игътибар үзәгендә булыр өчен, җырчылар социаль челтәрләрдә шәхси тормышлары белән уртаклашалар. Бу җәһәттән Ильвина – ни дәрәҗәдә ачык кеше?

– Шәхси тормыш белән уртаклашу-уртаклашмау күп очракта кешенең тормышка карашына, интеллектына бәйле. Мин шәхси тормышны чыгарып селкү яклы түгел. Әгәр шул юлга баскан булсам (тормышта шундый моментлар булды), халык элеп кенә алыр иде. Шуннан уйлыйм: чыгарып селкедем ди, ә балам ничек кабул итәр? Сөйләгән сүз каядыр теркәлеп калачак бит. Балам 18 яшькә җитәр дә укыр, я танышлары ирештерер – мин моны теләмәс идем. Кайсы очракта да 10–15 елга алдан уйларга кирәк. Күп инде ул халыкны котырткыч моментлар: башта болай чыгаралар, аннары кавышалар, аннары тагын аерылалар. Инде халык арый, ә шәхси интрига, киресенчә, биздерә.

Мин дә барысын да яшермим инде. Аерылганымны әйттем. Ни өчен, нәрсә булган – анысын сөйләп йөрмәдем. Аерылган хатын-кыз күп бит инде ул, аның бер кызыгы да юк.

Әлбәттә, синең матур эшләрең, хәйриячелек белән шөгыльләнүең бик кызык түгел. Аны кеше күрмәячәк. Талашканыңны чыгар – халыкка кызык булачак. Бигрәк тә видеосы да булса… Мөгаен, мин әле ул дәрәҗәгә җитмәгәнмендер…

– Сәхнә нәрсәне кичерми?

– Ясалмалыкны. Күпмедер вакыт бу рольдә булып була, аннан соң инде халык аңлый башлый. Сәхнәдә бер, тормышта икенче төрле булып булмый. Элек артист белән тамашачы арасында бик зур ара булган, аңа халык буй җитмәслек үр кебек караган. Хәзер әнә шул ара һәм хөрмәт бетте. Артист үзе аны шулай эшләде. Хәзер инде артист түгел, тамашачы ияртә. Сәхнә берәү генә, ә артистлар күп. Һәрбер артист шунда тотынып калырга тырыша һәм төрле ысулларны куллана. Инде тамашачы алдына утырып җырлыйсы гына калды. Сәнгать клоунадага әйләнеп бара, шунысы кызганыч.

 Блиц сораштыру

– Иң бәхетле көнең?

– Һәр хатын-кыз өчен җавап бер: әни булган көн. Шул ук вакытта һәр көнне бәхетле итәргә тырышырга кирәк. Чөнки синең тышкы һәм эчке халәтең, кәефең, сәламәтлегең бары тик синнән генә тора. Минем һәр көнне бәхетле яшисем килә. Җәмгыятькә файдалы буласым килә. Кемгәдер файдаң тию – шулай ук бәхет.

– Иң зур үкенечең?

– Бернинди үкенечем юк. Артка борылып карагач, кайбер мизгелләрне елмаеп, «Вәт дурак булганмын икән», – дип искә алам.

– Тормышта төп киңәшчең кем?

– Үзем.

– Тормыш кагыйдәң нинди?

– Моңарчы бик кагыйдәле кеше идем. Дәшмәскә, сөйләшмәскә, тыелырга, чыгармаска… Бүген андый кагыйдәләр юк. Тормыш кыйммәтләре белән яшәргә тырышам. Һәр көнемне эз калдырырга дип яшим. Иҗаттамы ул, әни буларакмы, дус кеше буларакмы – эзем калсын иде. Заманында күп укыдым, шуңа бүген җиңелрәк. Шул белемнәрем белән башка кешегә ярдәм итә алсам, бик шатланам.

– Нәрсә ул бәхет?

– Аның асылын катлаулы юл узган, бирешмәгән һәм шуннан матурлык күрергә көч тапкан кеше генә аңлый. Андый кеше тормышның кадерен белә. Мин дә, билгеле бер юл узганнан соң, бәхетнең нәрсә икәнлеген аңлыйм. Бәхет ул – күңел тынычлыгы. Мин менә шушы халәткә күп еллар узып килдем. Бала чактан алып соңгы берничә елга кадәр күңелем тыныч түгел иде. Бик күп эзләндем һәм юлын таптым. Моңа дисциплина булдырып, белгәнне тормышта кулланып кына ирешеп була.

 


Фикер өстәү