Рөстәм Миңнеханов: «Без сезгә бик рәхмәтле!»

 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгать итте. 

 «Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Халкыбыз авыр сынаулар аша, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп, 1418 көнлек озын юл үтеп килгән, фашистлар Германиясен җиңүебезне белдереп күкләргә салютлар атылган тарихи көн – 1945 елның 9 маеннан соң 79 ел узды. Бу вакыт эчендә берничә буын алышуына да карамастан, әлеге тантаналы бәйрәмнең тәэсир көче арта гына бара.

Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә диярлек кагылып узды, шул фаҗигале дәвер вакыйгалары әле дә һәрберебезнең хәтерендә. Татарстаннан гына да җиде йөз мең кеше фронтка китте, шуларның яртысыннан артыгы орышларда башын салды.

Халкыбызның корычтай ихтыяры һәм бердәмлеге, фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә Ватаныбызның азатлыгын саклап калу, кешелекне фашистлар коллыгыннан коткару мөмкин булды. Ветераннарыбыз – Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, вөҗданлылык һәм изге максатларга тугрылык кебек гаять кыйммәтле рухи хәзинәләрнең җанлы гәүдәләнеше, безнең өчен күркәм үрнәк.

Махсус хәрби операция барган көннәрдә татарстанлылар Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы белән бергәләп дәүләтебезнең мәнфәгатьләрен, аның куркынычсызлыгын һәм бәйсезлеген кыюлык һәм батырлык белән саклый, хәрби бурычларын, кайчак хәтта гомерләрен фида кылып, намус белән үти. Россия хәрбиләре өчен Кызыл армия сугышчыларының олуг мирасы рухи көч чыганагы булып тора.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының нәсел дәвамчылары – хәзерге яшьләребез данлыклы бабаларының иң дәһшәтле чорларда да Туган җиргә тугрылыклы булулары, сынмыйча-сыгылмыйча авырлыкларга каршы торулары ихтирам хисләре тудыра. Совет солдатларының сугыштагы каһарманлыгы, тыл хезмәтчәннәренең Җиңү хакына үз-үзләрен аямыйча тырышып эшләве турында хатирәләрне киләчәктә дә буыннан буынга тапшыра килү бик мөһим.

Бу бәйрәм көннәрендә яу кырында ятып калган, ачлыктан, газаплардан, концлагерьларда күргән җәфалардан һәлак булган сугыш корбаннарын искә алабыз, коточкыч сугышта катнашкан һәм аның шаһиты булган, бүгенге көннәрдә арабызда яшәүче ветераннарга тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Без сезгә бик рәхмәтле, сезнең белән чиксез горурланабыз! Якыннарыгызның, газизләрегезнең яратуын, игътибарын һәм ихтирамын, кайгыртуын тоеп, озак һәм бәхетле яшәгез!

Кадерле татарстанлылар, ихлас күңелдән сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим.

Җиңү Көне мөбарәк булсын!» – диелгән Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә.

 

 


Фикер өстәү