97 яшьлек сугыш ветераны: «Хәрби операциянең безнең җиңү белән тәмамланачагына ышанам»

– Хәрби операция тизрәк тәмамланып, тынычлык дәвам итсен иде. Россиянең бервакытта да җиңелгәне юк. Кайсы гына ил басып керсә дә, немецмы, французмы, башкасымы – дошманнарын куып чыгарып, һәрвакыт җиңүче булды. Хәрби операциянең безнең җиңү белән тәмамланачагына ышанам. Хәзерге яшьләр хәрби операциядә без, сугыш ветераннары үрнәгендә зур батырлыклар күрсәтә. Алар бар көчен куеп илебез киләчәге өчен көрәшә. Туган җирне саклау – иң зур бурыч, –ди Зәйнак ага Әһлиев.
Үзе исә хәрби хезмәтен 1944 елның азагында Литвадада башлап, 1953 елда илнең иң көнчыгыш ноктасында Курил утрауларында офицер булып тәмамлый. «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Гомерен балалар укытуга багышлый. 42 ел стажы бар аның. Тормыш иптәше Әнисә апа белән ике бала тәрбияли. Хәзерге вакытта аның белән иң-иңгә куеп, 65 ел гомер кичерә.


Фикер өстәү