Балтачта 7900 метр мото-велойөреш узган

Балтачта соңгы берничә елда Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә велойөрешләр үткәрелә, аларда балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр дә, гаиләләр дә күпләп катнаша иде. Быел да бу традициягә тугры калып, Җиңүнең 79 еллыгы хөрмәтенә аны 7900 метрда оештырганнар.

Велосипедчыларга дистәләгән мотоциклчы да кушылган. Табигать көйсезлегенә карамыйча, бу чарада актив катнашучыларны азактан кайнар коймак һәм чәй белән сыйлаганнар


Фикер өстәү