Кукмара укучылары хәрбиләр өчен детальләр ясый

Манзарас мәктәбе укучылары хәрбиләр өчен махсус принтер ярдәмендә детальләр ясый. Бер комплектны әзерләү өчен бер тәүлек вакыт китә. Кайберләренә сәгать тә җитә. Принтер тик тормый, кыскасы.

Технология укытучысы Илсур Камалов белдергәнчә, аның 3Д принтерында сугышчылар өчен кирәк-яраклар ясап булуын ишеткәне булган. Моны үзләрендә сынап караганнар. Районның «Сугышчан кардәшлек» махсус хәрби операция зонасындагы егетләр белән киңәшләшеп, аларга кирәкле җайланмаларны эшләгәннәр. «Кул эше осталары — фронтка» дигән төркемдә корылмаларның модельләре турында тәҗрибә уртаклашырга мөмкин.

Укучылар көче белән әзерләнгән җайланмалар хәрбиләргә бик кирәк. Мәсәлән, «хвостовик», «накольниклар» гранатага төгәл итеп мишеньгә төшәргә, дрон операторына кирәк булган урында шартларга ярдәм итә. Герметик кейслар да ясыйлар, ул дым үткәрми. Медицинада файдаланылучы футлярлар ампулаларны ватылудан саклый. Район хәрбиләре соравы буенча 100 гә якын шундый савытлар, берничә дистә кейс һәм башка җайланмалар хәрби операция зонасына җибәрелгән.


Фикер өстәү