Хәрбиләргә үзләренең хезмәте турында мәгълүмат тарату тыела

Хәзер аларга үзләренең хәрби хезмәте, хәрби хезмәткәрләрнең урнашу урыннары һәм нинди гаскәрләрдә хезмәт итүләре турында мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта тарату армиядәге тәртипне тупас бозу булып саналачак. Россия Президенты әнә шул хактагы Указга кул куйган. Шулай ук хәрбиләргә смартфон һәм гаджетлар йөртү тыела.
Шул рәвешле бу Указ Кораллы Көчләрнең Дисциплинар уставына төзәтмәләр кертә. Тәгаенләп әйтсәк, анда болай диелгән: “хәрбиләргә хәрби хезмәткәрләрнең Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә, башка гаскәрләргә, хәрби формированиеләргә һәм органнарга каравын билгеләү мөмкинлеге бирердәй мәгълүмат; башка хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәттән киткән гражданнар турында, аларның гаиләләре әгъзалары яки ата-аналары турында мәгълүмат, шул исәптән билгеле бер чорда әлеге затларның урнашу урынын билгеләү мөмкинлеге бирердәй мәгълүмат тарату тыела”.
Шулай ук хәрби хезмәтнең нечкәлекләре, хәрби идарә органнары эшчәнлеге турында, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең урнашу урыны яки урнашу урыннарын үзгәртү турында мәгълүматлар таратырга ярамаячак.
Хәрбиләр аудио һәм фотоматериаллар тапшыру һәм үзләренең кайда икәнлеген (геолокация) күзәтү мөмкинлеге биргән электрон техника йөртмәскә тиеш. Түбәндәге очракларда смартфон һәм башка гаджетлар кулланырга ярамый: хәрби хезмәткәр сугыш хәрәкәтләрендә, хәрби конфликтларда, халыкара тынычлык һәм иминлекне саклау һәм торгызуда катнашканда яки Россиядән читтә халыкара террорчылык эшчәнлеген кисәтү бурычларын үтәгәндә.
Хәрби дежурлык вакытында, хәрби бурычны үтәгәндә, нарядларда булганда, өйрәнүләрдә яки кораблар походында катнашканда; хәрби часть территориясендә булганда, хәрби җыеннар үткәндә мондый приборлар йөртү рөхсәт ителмәячәк.


Фикер өстәү