Татарстанда 48 мең мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителгән

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, республикада мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүнең беренче этабы төгәлләнеп килә. Бу хакта ул онлайн-брифинг барышында әйтте.

Барлыгы 55 мең гаиләдән 48 меңе инде әлеге җыелмаларны кабул итеп алган. Кирәк-яракларлар җыелмасын тарату «Ярдәм янәшә» проекты кысасында башкарыла. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән иде.


Фикер өстәү