Коронавирустан зыян күрүчеләргә азык-төлек җыелмасы таратылачак

Матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итүенчә, Татарстанда коронавирустан зыян күрүчеләргә 220 мең азык-төлек җыелмасы таратылачак.

Бер тупланманың бәясе – 1200 сум. Кичә Президент Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә!” хәйрия проектының республика үзәге эше белән танышты. Бу үзәк “Казан ярминкәсе”ндәге зур павильонда урнашкан. 55 мең тупланма инде таратылган. Җыелмаларны тарату өч этапта башкарылачак. Лилия Галимова аңлатканча, азык-төлек тупланмаларын җыю эшендә 118 кеше катнаша. Ул тәүлек буе, конвейер принцибы буенча башкарыла. Азык-төлек тупланмасы эчендә май, шикәр, тушенка, чәй, шоколад, он, карабодай, токмач һәм башка беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары бар. Сүз уңаеннан, “Бәхетле” компаниясе чит ил студентларына ярдәм күрсәтү максатыннан 7 меңнән артык азык-төлек җыелмасы әзерли.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, мохтаҗларга ярдәм итү эше дәвам итә.


Фикер өстәү