12 майдан үзизоляциядән чыгу көтеләме?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика халкына 12 майдан үзизоляция кагыйдәләренең «йомшаруын» вәгъдә итте. Тик бер шарты бар. Бу хакта ул онлайн-брифинг барышында әйтте.

— Президент Рөстәм Миңнехановка үзизоляциядән чыгу планын тәкъдим иттеләр, әмма бер шарт кала: битлекләр киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау. Рөстәм Нургалиевич кешеләр сәламәтлегенә берни янамаска тиеш дигән принциптан чыгып эш итә. Планны шушы көннәрдә яңгыратачаклар, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү