Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзаларына ярдәм фонды булдырган

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләре әгъзаларына “Ватаныбызны саклаучылар” дәүләт фонды булдырган. Хөкүмәтнең рәсми сайтында бу җәһәттән тиешле указ урнаштырылган.

Указ нигезендә, фонд 2022 елның 24 февраленнән Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Украинада хезмәт иткән хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итәчәк. Шулай ук 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хезмәт итүчеләргә дә кагыла бу. Моннан тыш 2014 елның 11 маеннан Донецк халык республикасы кораллы көчләрендә, Луганск халык республикасы халык милициясендә, Донецк һәм Луганск халык республикаларының хәрби формированиеләре һәм органнары составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да ярдәмгә исәп тота ала.
Фонд югарыда телгә алып үтелгән барлык хәрбиләрнең гаиләләренә, шулай ук махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәрби хезмәттән җибәрелгәч җәрәхәтләреннән вафат булганнарның якыннарына ярдәм оештырачак.

Документтан күренгәнчә, хатыны (ире), 18 яшькә кадәрге һәм шушы яшькә кадәр инвалидлык алган 18 яшьтән узган балалары хәрби хезмәткәрнең гаиләсе әгъзалары булып тора. Моннан тыш көндезге формада белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булганчы бергә яшәгән әти-әниләре, иждивениесендәге кешеләр дә шушы исемлеккә керә.


Фикер өстәү