Әлмәт урамнарында сугыш ветераннары портретлары куелган

Әлмәтнең үзәк урамнарында Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлары белән билбордлар пәйда булган. Алар арасында Габделбари Габдрәхимов, Анатолий Соколов, Николай Федотов, Людмила Березова, Маргарина Апраксина, Раиса Чернышева, Миңниса Сабирова һәм Ольга Макарова да бар.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тәкъдим иткән.
Районда 577 Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны яши. Аларның җидесе сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм берсе блокадалы Ленинградта яшәгән.


Фикер өстәү