Өчпочмаклы хатлар. Бүген аларның һәрберсе алтын бәясе тора…

Фронттан да, фронтка да хатлар күпләп агыла иде Бөек Ватан сугышы елларында. Өчпочмаклы хатларның һәрберсендә «Проверено военной цензурой» дигән штамп сугылган булыр иде. Тикшереп бетерә алганнардырмы аларны, юктырмы – анысын әйтеп булмый. Юктыр, мөгаен. Чөнки меңләгән, төрле телләрдә язылган хатларны укып, карап чыгу мөмкин нәрсә түгел. Бу мөһер күп вакыт кисәтү өчен генә сугыла торган булгандыр. Хәер, монысы әллә ни әһәмиятле түгел. Хикмәт шунда: бүген аларның һәрберсе алтын бәясе тора. Чөнки аларда – кеше язмышлары.

Олаулар күздән югалганчы… 

1941 елның җәендә әтиебезне фронтка озаттык. Иске Шөгер авылының кибете турында җигүле атлар. Авылыбызның иң асыл егетләре туганнары, балалары белән саубуллашалар. Күз яшьләре, үксеп-үксеп елаулар… Абыебыз Дамир белән без дә елыйбыз. Әтиебез сер бирми. Ул безне тиз генә җитәкли дә кибеткә алып керә. Бер мандолина сатып ала да: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз!» – дип кулыбызга тоттыра. Бу сүзләре һаман да колак төбендә яңгырап тора сыман. Әниебез әтине станциягә кадәр озата бара. Олаулар күздән югалганчы, елый-елый басып калдык. Әтиебезнең олы абыйсы Кыяметдин абзый безнең белән. Ул да күз яшьләрен көчкә-көчкә генә тыеп тора. Үзе: «Еламагыз, балалар», – ди, ә үзе кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртә. Шул рәвешле җитәкләп, өебезгә алып кайта.

Шуннан соң абзыебыз үзе дә сугышка китте. Һәм әйләнеп кайтмады. Бабабызның иң кече улы Миндрахман да китеп югалды. Йөзгә җитеп килә торган Шәйхетдин бабабыз әбиебез Хөснури белән бернинди ярдәмсез калдылар. Кышларын суык, мич ягарга утыннары юк. Коймалары, мунча түбәләре берсе дә калмый, ягылып бетә. Хәтта өй түбәсен япкан салам да бик нык юкара. Ашый торган ризыклары – черек бәрәңге, алабута, балтырган, урман җиләге. Ипи, он – йортта сирәк кунак.

Бабабыз көчле рухлы, шук һәм шат күңелле кеше иде. Без аның беркайчан да зарланганын хәтерләмибез. Тик шулай да күзләрендә моңсулык бар иде аның. Өч улының берсе дә сугыштан кайтмагач, ничек шулай булмасын инде?! «Ниндидер гөнаһларым аркасында Раббыбыз миңа улларымның гомерен биргән икән», – дип уфтангалый иде ул. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсә дә, ничектер күңелгә уелып калган. Бабабызны 15 еллык солдат хезмәте дә сындыра алмаган. Улларын югалту кайгысын да ул зур сабырлык белән кичерә.

Хатлар дөньясында

Сугыштан килгән хатларның күбесе өч почмаклы, кайберләре «Почтовая открытка»да, ачык хат рәвешендә. Төрле төстәге сыйфатсыз кәгазьдә, дәфтәр тышларында. Шул хатларны укыган саен, мин әтиемнең язмышын күз алдымнан үткәрәм.

Аны җәһәннәм дигән ат алган Суслонгерга илтеп тыкканнар. Ачлыктан көн саен диярлек йөзләгән кеше үлә торган үләт базы булган ул. Бу аның хатларында да чагылган. «Әй, Әминә, Казан хатыннары ирләренә ашарга китерәләр, якын булсаң, син дә килер идең», – диелгән бер хатта. «Нигә, ерак булса да, барып була торгандыр ич, ул бит минем өч газиз баламның атасы», – дип, әниебез зур авырлыклар белән аның янына бара.

Әтиемнең соңрак язган хатлары я сугыш кырыннан, я госпитальдән. Менә аның 1943 елның 19 мартында язган хаты. Ул аны үзе яратып җырлый торган җыр белән тәмамлаган. Аның моңлы тавышы хәзер дә колак төбендә яңгырап тора сыман. Сугыш шартларында вакыт кысынкы булса да, хат язарга җай табарга тырышкан әтиебез. Сирәк була торган ял көннәре – ул я сугыш белән сугыш арасы, я яраланып, госпитальдә яткан вакыт.

Менә шул вакыттагы хаттан бер өзек. «Әминә, бүген 9 май. Күрсәң иде мондагы урманны, кырларның матурлыгын! Урман тулы төрле чәчәкләр, ямь-яшел чирәм. Иртән сызылып таң атканда күкеләр кычкыра, сандугачлар сайрый…

Элеккегечә җиләккә бардым. Монда җир җиләге юк икән, гел каен җиләге, кызыл япма япкан кебек, бер кеше дә җыймаган. Башта таптамыйча-нитмичә сокланып карап тордым. Мин әйтәм, хәзер шушы урынның башына Әминә белән балаларны китереп куйсаң иде дә сөйләшә-сөйләшә җиләк җыясы иде, дим…

Ярый, Әминә, 30–35 көннән бәрәңгегез өлгереп, әкренләп ашый башларсыз. Шушы хәбәрегезне ишетсәм, беркадәр булса да, җаным тынычланыр иде. Кәҗәгез торамы, әзрәк балаларга сөт бирә аламы? Әминә, көзгә дошманнарны тар-мар иткәч, кайта башларбыз. Тизлек белән күрешергә теләп, сагынып, сәлам белән,

Риза».

Нәкъ бер елдан Җиңү бәйрәме килде. Тик әтиебезгә аны күрү насыйп булмады.

Саз түмгәге

Әниебез Түбән Чыршылы мәктәбенең директоры итеп билгеләнгәч, сугыш елларын без шул авылда үткәрдек. Әтинең хатлары шунда килә башлады. Әни дә аңа гел язып тора. Тик нигәдер аларның кайберләре барып ирешми. Юлда югалалармы, әллә билгеле органнар йомып каламы? Бер хатында әти билгесезлектән аптырап елаганлыгын да яшерми: «…айга якын хат алмагач, еламый буламыни?» – дип язган ул анда.

Әни исә аңа ничәмә-ничә хат язып та, күбесенең барып җитмәгәнлегенә аптырый. Ул шушы хатның тышына кызыл каләм белән «Ник, малай, болай соң? Ник хатларым сиңа ирешми?» – дигән әрнүле сүзләрен дә язып куйган. Дамир абыебызның хатлары да күп вакыт әтигә барып җитмәгән.

Әтиемнән килгән соңгы хатның берсе 1944 елның ноябрендә Латвиядә язылган. «Мин бу хатны сугыш туктап торган арада саз түмгәге өстенә куеп язам», – дигән.

Күп еллардан соң Латвиядә әтием җирләнгән туганнар каберенә килгәч, әниебез шундый түмгәкләрнең берсе янына килеп: «Әтиегез, хатын бәлки шушы түмгәк өстендә язгандыр», – дигән иде.

1943 елның 2 мартында язып, 10 апрельдә Шөгер почтасына килеп төшкән бер хатында: «Җиңү бәйрәме бәлки ерак түгелдер… Хәлегез авыр булса да… түзгән кадәр түзәргә булмас, сугыш беткәч, мин кайтсам, бәйрәмен итәрбез!» – дигән сүзләр бар.

Бәйрәм килде. Ләкин ул кайтмады. Бу авыр хәбәр безгә 1944 елның ахырында килеп иреште. Әниебез Әминә Каюмова әтиебезне гомере буена сагынып яшәде. Латвиянең Салдус шәһәрендәге әтиебез җирләнгән туганнар кабереннән туфрак алып кайтып, аңа гөл утыртты. Шушы гөл тәрәзә төбендә әниебезнең соңгы көненә кадәр чәчәк атып утырды. 2003 елның 3 октябре көнне 94енче яшендә ул да, безне ташлап, мәңгелеккә китте.

Әтиебезнең дә, әниебезнең дә хат-хәбәрләре килми инде хәзер. Без алар белән искереп, таушалып беткән хатлар аша гына аралашабыз. Урыннары җәннәттә була күрсен иде инде!

Индүс Таһиров

 

 

 

 


Фикер өстәү