Путин Миңнехановны 9 Май белән котлады: Патриотик традицияләр Россия халкын берләштерә

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады.

«Без Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, нацистлыкны тар-мар иткән ата-бабаларның мәңгелек батырлыгы белән ихлас горурланабыз. Аларның фидакарьлеге һәм хак эшкә нык ышанулары безнең өчен һәрвакыт Ватанга карата чын, эчкерсез мәхәббәт үрнәге булыр», — дип ассызыклады котлавында дәүләт башлыгы.

«Бу бөек патриотик традицияләр бүген дә Россия халкын берләштерә, махсус хәрби операциядә Туган илне батырларча яклаучы геройларыбызны рухландыра», — диде Россия лидеры.

Азактан Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

 


Фикер өстәү