Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентин Лысак белән Таһир Мурзинны бүген Җиңү көне белән котладылар. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аларны видеоэлемтә аша шалтыратып тәбрикләде.

“Җиңү көне алдыннан ветераннарыбызны котлау, алар белән аралашу, очрашу, аларны борчыган мәсьәләләрне ишетү партиянең изге традициясенә әйләнде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннарны эчкерсез котлап. – Сез – 1941-1945 елгы хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан, иң мөһиме – хезмәт фронтында да югары нәтиҗәләр күрсәткән күренекле кешеләр. Без сезгә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез – Ватанга хезмәт итү үрнәге. Без сезнең батырлык үрнәгендә яшьләрне тәрбиялибез. Сез – чорыбыз геройлары”.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “Ветеранга шалтырат!” партия акциясе өлкән буыннарның изге эш-гамәлләрен саклау йөзеннән дәвам иттереләчәк. “Ветераннарыбыз көннән-көн кими. Без аларның һәркайсына игътибар-хөрмәтебезне күрсәтергә тиеш. “Бердәм Россия” партиясе республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында шулай эшли дә, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Валентин Иванович Лысак Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1927 июльнең 28 июлендә Казахстанның Красноармейск шәһәрендә тимерьюлчылар гаиләсендә дөньяга килгән. 7 класс тәмамлагач, 1943 елның маенда үз ихтыяры белән армиягә киткән һәм Молотов шәһәренә диңгез очучылары әзерли торган Хәрби-диңгез мәктәбенә җибәрелгән. Аны тәмамлаганнан соң Севастополь шәһәрендә хәрби частькә укчы-моторист итеп алынган. Сугыш вакытында диңгез самолетларында механик булып эшләгән. 1950 елда армиядән әйләнеп кайткан. Ветеран 1970 елда Чаллыга күченгән.

Валентин Иванович “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Мурзин Таһир Йосыфморза улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1927 елның 1 апрелендә ТАССР Минзәлә районы Яңа Әлем авылында дөньяга килгән. Сугыш елларында 9 балалы гаилә әтиләрен югалткан. Якыннарын суыктан һәм ачлыктан коткару буенча бөтен җаваплылыкны 14 яшьлек Таһир үз өстенә алган. Мурзин 1944 елдан Саратовта немец әсирләрен саклаган. Сугыш тәмамланганнан соң чирек гасыр дәвамында Пермь краеның Гремячинск шәһәрендә шахтер булып эшләгән. 1952 елда өйләнгән. Хатыны Зәйнәп белән бергә 52 ел бәхетле гомер кичергән, 4 бала тәрбияләп үстергән. 1974 елда Чаллы шәһәренә күченеп, “Горпищеторг”ка эшкә урнашкан.

Таһир Йосыфморза улы “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.


Фикер өстәү