Махсус хәрби операциядә һәлак булган 9 егетнең исемен мәңгеләштерделәр

Балтачлылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларын онытмый, аларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә.

Җиңү бәйрәме алдыннан гына да шундый берничә игелекле гамәл кылына.

Яңгул мәктәбендә Әсхәт Гыйззәтуллин, Раил Фазылҗанов, Балтач гимназиясендә Азат Галимовлар истәлегенә мемориаль такталар куелса, Чепья авылындагы хәтер комплексында батыр алты якташлары — Рафаэль Галимуллин, Дмитрий Степанов, Иван Щербаков, Алишер Булатов, Сәйдәр Сәмигуллин, Павел Матвеевлар хөрмәтенә аерым стелла ясалган.

Әлеге стелланы ачу чарасында исә Рафаэль Галимуллинга тиешле «Батырлык» ордены әтисе Нәгыймуллага тапшырыла.


Фикер өстәү