Рөстәм Миңнеханов һәлак булган хәрбинең хатынына Россия Герое медален тапшырды

Татарстан Рәисе Бөек Ватан сугышы ветераннарына да бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Җиңү көненә багышланган тантаналы концертта Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Владимир Козинның хатынына Россия Герое медален тапшырды.

Моннан тыш Татарстан Рәисе Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.
Сержант Козин узган елның 13 октябрендә Донецк халык республикасының Авдеевка шәһәрен азат иткәндә каһарманнарча һәлак булган.


Фикер өстәү