Бүген Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган эш көне көтә

9 Май Җиңү көне бәйрәм көне булып тора. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә, бәйрәм алдыннан килүче эш көне 1 сәгатькә киметелә.

Эш һәм ял режимын уңайлы һәм нәтиҗәле итү өчен быел шимбә – 6 гыйнвар ялы җомга – 10 майга күчерелде. Шуңа күрә 9-12 майда ял итәчәкбез.
8 майда эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла.


Фикер өстәү