Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәгебез билгеле булды

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2024 елның гыйнвар аенда эшләми торган көннәре турында аңлатма бирде.

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2024 елның гыйнварында ял көннәре турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ачыклык кертте.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары һәм 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре була.

2024 елда эшчеләрнең ял көннәрен һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «2024 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары  нигезендә ял көннәре күчерелде:

6 гыйнвардагы ял (шимбә) – 10 майга ( җомга),

7 гыйнвардагысы (якшәмбе ) 31 декабрьгә (сишәмбе).

Шулай итеп, 2024 елда биш көнлек эш атнасында 1-8 гыйнвар ял көннәре булып тора.


Фикер өстәү