Ләйлә Фазлыева: «195 ветеранга бер тапкыр бирелә торган акча күчерелде»

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүген республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 195 ветеран яшәвен һәм аларга бәйрәм алдыннан бер тапкыр бирелә торган акча күчерелүен хәбәр итте.

«Россия Президенты карары нигезендә бу акча Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә яшәүче ветераннарга да бирелде», – дип ачыклык кертте Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министры урынбасары әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 1320 ветеран ялгыз яши. Алар барлык социаль хезмәтләрне өй шартларында ала. «2008 елдан бирле сугыш ветераннарының торак шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә. Шул вакыт эчендә республикада бу мөмкинлектән 19 149 ветеран файдаланды. Кызганыч, сугыш ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя бара. Аларны исән чакта кулдан килгәнчә кадерлисе, хөрмәт күрсәтәсе иде», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү