Рөстәм Миңнеханов: «Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәклеген искәртте.

«Киләсе ел – юбилей елы. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Аны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмасын. Патриотизм юнәлешендә дә эшне дәвам итәргә кирәк», – дип ассызлыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлекләрне, видеоларны яшьләр арасында күбрәк күрсәтергә кирәклеген дә искәртте. «Бабаларыбызның каһарманлыгы турында алар күбрәк белсен, хәтерләсен. Җиңү көне – һәркайсыбызның бәйрәме. Һәр гаиләнең үз каһарманы, үз батырлык тарихы бар», – диде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү