Каһарманнар буыны: оныклары бабалары турындагы итәлекләрне барлады

Дәһшәтле сугыш җиле тимәгән гаиләләр юктыр ул. Һәр гаиләнең хәтер сандыгында, искә аласы килмәсә дә, онытырга һәм оныттырырга ярамаган хатирәләр бар. Сагыш, моң, рух көчен саклаган кадерле ядкарьләр ул…

«9 майны Рейхстаг янында каршылый»

Эльмира Зарипова, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:

– Минем бабам Халиков Кәрим Халик улын 1940 елда армиягә алалар һәм шуннан совет-фин сугышына җибәрәләр. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтта була ул. 1940 елдан 1945 елга кадәр хезмәт итү дәверендә гади укчыдан сапер взводы бүлекчәсе командирына кадәр җитә.  Белоруссияне, Украина, Польша, Австрияне азат итүдә катнаша һәм Берлинга кадәр барып җитә. 9 майны Рейхстаг янында каршы ала. Бәләкәй чагымда бабамның хатирәләрен тыңларга бик ярата һәм шул мизгелдә үк аның белән бик горурлана идем.

Берсендә, Украинада разведкада чакта, ул, тимер чыбыклы киртәне кисеп, дошман траншеяларына беренчеләрдән булып бәреп керә. Коралсыз гына немецларны тар-мар итә, офицерны әсирлеккә ала.

«Пиджагы әле дә аның җылысын саклый»

Фәһимә Гыйльманова (Мөслим):

– Бабам истәлеге булган пиджак әле һаман кием шкафында эленеп тора. Әле һаман бабам җылысын саклый кебек ул. Бабамның күргәннәре дә, мәрхүм әбекәй әйтмешли, бер китап язарлык.

Мирзасалих Фәррах улы Мостафин 1901 елның 27 июлендә Мөслим районының Мәлләтамак авылында дөньяга килә. Әтисе үлгәндә, бабайга 9 яшь була, шуңа да аңа үсмер чагыннан ук җигелеп эшләргә туры килә. 1919 елны армиягә алына һәм туган иленә 1926 елда гына әйләнеп кайта. Шул елны бабай Бибизәйнәп Габделхак кызы белән тормыш корып җибәрә. Улы, кызы туа. Эшләгән кеше ачка интекми. Тик XX гасыр кешеләренә бик нык үзгәрешләр кичерергә туры килә шул. Колхозлашу елларында нахакка гаепләнеп репрессияләнә, аны төрмәгә җибәрәләр. <…> Төрмәдән кайткач, колхоз бабайга үз ихатасында яшәргә рөхсәт итә, бер бозау бирә. Землянка казып, гаиләсенә куыш ясый бабай, түбәсен камыш белән яба. Кызлары Суфия (минем әнкәй) туа. Тик тыныч кына яши алмыйлар шул: сугыш башлана. 1941 елның 25 августында Мирзасалих бабай, үзе тәрбияләгән айгырлар белән, Ватанны якларга – Бөек Ватан сугышына китә. Мирзасалих Мостафин 54 нче Кутузов һәм Александр Невский орденлы, 4 Кызыл Байраклы беренче кавалерия полкының 14 нче дивизиясе составында Мәскәү яны сугышларына эләгә. Беренче тапкыр дошман белән күзгә-күз алар шунда очраша… Туган илебезне фашист гаскәрләреннән азат итә-итә, Украинага барып җитә, Белоруссия, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Ә Бөек Җиңү көнен Берлинны узып китеп каршылый.

Бабам дүрт тапкыр яралана. Госпитальдә дәвалангач та, сугышка керә торган була ул. «Фашист тимере» күп иде аның тәнендә. Снаряд кыйпылчыкларын кечкенә чакта без дә тотып-тотып карый идек.

Сугышта бик күп батырлыклар күрсәтә бабам. Каты сугыш вакытында яралы капитанга юлыга ул. «Документларны ал да ат мине!» – дип ялвара бу, бер җепкә тезелгәндәй тигез рәтләр белән килүче фашистларга ымлап. Мирзасалих бабай каушап калмый: плащ-палаткасына аңын югалткан украин капитанын салып, агачлар арасына сөйрәп кереп китә. Бераз баргач, аңа үзебезнең солдатлар очрый. Бабам ярдәме белән капитан исән кала. Аңына килгәч, капитан үзен коткаручыны кочаклап елый. Бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Немец белән бергә-бер очрашырга да туры килә бабайга. Германиядә була бу хәл. Сугыш беткән, тик һаман да атышлар дәвам итә торган чак. Гамьсез булырга ярамый. Бабай агач башында бер немецны күреп ала. Янына бара, шулчак немец ишарәләр белән нидер аңлата башлый. Бабамны күптән күреп торуын, тик аңа атмавын, инде үзенең дә исән каласы килүен, өйдә берсеннән-берсе кечкенә балалары булуын сөйли ул. «Без немецлар белән түгел, ә фашистларга каршы сугыштык», – дип әйтә иде бабай…

<…> Мирзасалих бабай Мостафин 1946 елның 17 августында, җиңүче булып, туган авылына әйләнеп кайта, 80 яшенә кадәр колхозда хезмәт куя: атлар карый, төрле эшләрдә эшли. Бабам хәтеремдә бик тәртипле, акыллы, шаян, тапкыр сүзле булып калды. Безне, оныкларын, бик яратты. Гомумән, урамдагы балалар белән шаяртмыйча калмый иде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында бик күп сөйләде. Шулай безне тәрбияләгән ул.

«Аның әтисен фотодан да күргәне юк»

Гөлнур Сафиуллина, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары:

Гайнуллин Лотфулла Гайнулла улы. Бер юл… Кыска гына нибары бер юл!.. Аннан безгә истәлеккә менә шушы юл гына калган. Лотфулла бабабыз сугышка китеп 7 ай үткәч кенә туган әни. Әтисен ул бер тапкыр да күрмәгән. Хәтта фотодан да! Әллә ул фоторәсемнәр бөтенләй булмаган, әллә югалганнар… Ут эченнән килгән хатлары да сакланмаган. Әни тугач, нибары бер хаты килә аның. «Бибихәлия, кыз туды дип борчылма. Минем бәхеткә тугандыр әле ул…» Әни өчен әтисеннән калган иң зур хатирә – күңелендә гомер буе сакланган шушы бер җөмлә: «Минем бәхеткә тугандыр әле ул…» Бабайның Сталинград сугышында катнашканын, шунда хәбәрсез югалганын беләбез. Әни аны беркайчан догасыннан калдырмады: бабайның рухы шаттыр, «Минем бәхеткә догачым туган булган икән», – дип сөенеп ятадыр…

«Үз кызыдай үстерде»

Мария Ефремова, махсус хәрби операция волонтеры:

– Бабам Григорий Шалафаевны 17 яшендә 1943 елда Мамадыш педучилищесыннан фронтка алалар. Өченче Белоруссия фронтында НКВДның хөкүмәт элемтәсе гаскәрләренә эләгә һәм элемтәче булып хезмәт итә ул. Яшь хәрби Югары Баш главнокомандующий белән элемтә тоту өчен чыбык сузуда катнашырга тиеш була. Ул Могилев, Вильнюс, Кенигсберг шәһәрләрен алуда катнаша. 1953 елда гаилә кора, әбием белән 38 ел гомер итә. 1954 елда үз теләге белән Киевтагы хәрби частьтан Трускавец шәһәренә бандеровчылар белән көрәшкә юнәлә. Бабам мине үз кызыдай үстерде. Ватанпәрвәрлек миңа аннан күчкәндер.

«Бер кисәк ипи коткарды»

Марат Гафаров, Чүпрәле районы башлыгы:

– Бабамның әтисе Нурулла Хәйруллинның фронт тормышы 1942 елның 14 мартында башлана. 20 яшьлек егет Хабаровск өлкәсенең 721 нче укчылар полкына хезмәткә китә. 1942 елның апрелендә әсирлеккә алына. Август аена кадәр пленда була ул. Лагерьда үткән көннәрнең берсендә авыр хезмәт һәм ачлыктан интеккән Нурулланың җирдә ятуына янәшәдән генә үтеп баручы немец хатыны игътибар итә. Ул аңа ипи кисәге суза. Ике дәүләт арасындагы канкойгыч сугышка карамастан, кешеләр бер-берләренә карата хөрмәт хисен югалтмады. Әнә шул очрак минем туганыма исән калырга ярдәм итә дә инде.

«Күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырыштылар»

Риман Гыйлемханов, журналист:

– Мин сугыш тәмамланып нибары дүрт ел үтүгә туганмын. Ул вакытта сугыш гөрелтесе дә тынып, һавада дары исе дә бетеп җитмәгән булгандыр, бәлки. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Укытучыларыбызның күбесе сугыш ветераннары иде. Әтием Солтан үзе дә сугышта катнашкан. 1939 елда армиягә алынган, кайтыр вакыты җиткәндә генә, сугыш башланып, төрле фронтларда булып, Җиңү язын Европа илләренең берсендә каршылаган ул. Авылга 1945 елның ахырында гына исән-сау әйләнеп кайткан. Ветеран укытучылар безнең өйгә еш җыелалар иде. Шунысы сәер тоелды: сугыш турында артык җәелеп сөйләшмиләр иде алар. Сүз башласалар, тамакларына төер тыгылып, туктап калалар иде. Күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырыштылар. Әни безне алар янына кертми дә иде. «Олылар сүзен тыңларга ярамый», – ди иде. Әмма ишек ярыгыннан барыбер тыңлый идек. Илгә Җиңү алып килгән авылдашларымның өзек-өзек ишетелмәс сүзләре бала хәтеренә шулхәтле сеңеп калган, бүген дә ишетелеп куя кебек. Алар: «Балаларыбыз сугышлар күрмәсен, дөньялар тыныч булсын…» – кебек сүзләрне еш кабатлыйлар иде. Ул заманда моңа артык игътибар ителмәгән. Сүзләрнең мәгънәсе күңелгә барып җитмәгән. Ә хәзер бу дөньяда тыныч, матур тормыштан да кадерле нәрсә юк икәнен елдан-ел күбрәк аңлый барасың.

«Өч кешегә – бер мылтык»

Фәния Әхмәтҗанова, журналист:

– Минем балачагым, сугыш чоры баласы булмасам да, шул дәһшәтле елларны үз күзләрем белән күреп, тоеп яшәгәндәй үтте. Моның сәбәбе – сугыш яраларыннан арына алмыйча, авырулардан бик интегеп, шул ук вакытта рухи яктан бик көчле кеше булып яшәгән әтием Кәбир Сафа улы Сафин. Әтием сугышка 1941 елның сентябрендә китә. Курск янында барган сугышларда каты яраланып, 9 ай буе госпитальләрдә ята. Аннан сугышырга яраксыз булып кала. Әллә ни күп сөйләшергә яратмый иде ул. Әмма мин мәктәптә укыган елларда Җиңү бәйрәме уңаеннан укучылар белән очрашуга килмичә калмады. Әтием сөйләгәннәрне тыңлаганда, бик горурланганымны хәтерлим. Ул вакытта мин аңлап бетерә алмаган кайбер сүзләре аеруча истә калган. «Ике ел буе бары тик окопларда гына яттык, салкын тимәсен өчен бернинди биналарга кертмиләр иде», – дип сөйләгәнен аңламыйча гаҗизләнгәнем хәтеремдә. Соңрак, солдатларны бер җылыда, бер салкында тотып, организмнарын талчыктырмасын өчен махсус күрсәтмә булуын белгәч кенә ни өчен шулай икәнен аңладым. Өч кешегә бер мылтык бирүләре турында да сөйли иде ул. Кулында бернинди корал булмыйча, һөҗүмгә күтәрелгәннәре турында да. Анысына да бик гаҗәпләнгәнем хәтердә. Сугыш вакыйгаларын тасвирлаган язмалары да бар иде аның. Ни кызганыч, битарафлыгыбыз аркасында юкка чыкканнар.

Шундый ут эченнән исән-сау кайтканына шөкер кылып яшәде әтием. Сәламәтлеге әллә ни булмаса да, кибетче булып эшләде. Йорт салды. Җиде баланы аякка бастырыйм дип тырышуы булгандыр инде. Соңгы вакытларда  йөрүләре авыр булса да, гаярьлеген ташламады үзе.

Һәр елны 9 Май бәйрәмендә мин әтиемнең «Үлемсез полк» өчен дип әзерләнгән фотосы янына документларын, бүләкләрен тезеп куям. Бакчадан үзем үстергән чәчәкләрне өзеп, гөлләмә ясыйм. Бу бигрәк тә оныклар өчен кирәк. Алар, бик кызыксынып, кабат-кабат бабалары, канкойгыч сугыш турында сораштыралар, әйләндерә-әйләндерә бүләкләрне барлыйлар.  Оныкларыбыз безгә тыныч тормыш бүләк итүдә өлеш керткән якын кешеләрен гел хәтердә тотарлар, дип уйлыйм.

P.S. #Минем Герой – минем Гаилә (#МойГеройМояСемья) онлайн патриотик флешмобында катнашкан язмалар файдаланылды.

 


Фикер өстәү