Кулга-кул тотыныйк! Татарстан ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасының утырышы узды

Ватан хакына. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга республика өлкәннәре дә, бик теләп, сәлам хатлары юллый, күчтәнәчләр җибәрә. Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасында узган утырышта махсус хәрби операциядәге егетләргә күрсәтелгән ярдәм белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек, яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү турында да сөйләштеләр.

Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков сүзләренә караганда, өлкәннәр тик утырмый. «Район-авылларда яшәүче олы яшьтәге кешеләрнең солдатларга бик теләп булышулары безнең бердәм икәнне күрсәтә», – диде ул. Аннары алда торган башкарыласы эшләргә тукталды.

– Июнь аенда оешманың Югары Ослан районында күчмә утырышы узачак. Биредә без ветераннар оешмаларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлеге, тарихи хәтерне саклап калу һәм халык батырлыгын мәңгеләштерү буенча сөйләшәчәкбез. Урыннарга чыгып фикер алышуның уңай ягы – башка җирләрдән килүчеләр тәҗрибә туплый, үзләренә үрнәк алып китәләр, – ди Хәбир Иштирәков.

Югары Ослан районы Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая сүзләренә караганда, программа бик бай булачак: ветераннарның кул эшләре күргәзмәсе, каһарманнарның бюстларына чәчәкләр кую, хәрби һәм хезмәт даны музейларына бару планлаштырыла.

Өлкәннәрнең ялын оештыру, рухи тәрбия, гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек мәсьәләләре буенча республика советы рәисе Татьяна Кузьменкова Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика социаль-гуманитар проектын уздыру мәсьәләсенә тукталды.

– Татарстанда нибары 256 элеккеге фронтовик калды. Кызганыч, алар арабыздан бер-бер артлы китеп тора. Шуңа күрә киләчәк буыннар өчен аларның истәлекләрен барларга кирәк. Бу проект кысасында видеоархив булдыру күздә тотыла, – ди ул.

Татьяна Кузьменкова Татарстанда ветераннар арасында уздырылучы «Балкыш» VII Республика үзешчән башкаручылар фестивален оештыру һәм уздыру турында да сөйләде.

Очрашуда катнашкан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин өлкәннәргә актив булганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

– Мин һәрвакыт сезнең чараларда рәхәтләнеп катнашам. Сез – әйткән сүзегезне үти торган, бик ышанычлы кешеләр. Киләчәктә дә республикада яшәүче өлкәннәрнең тормышын яхшырту өчен кулга-кул тотынышып эшләячәкбез, – диде ул.

Оешманың рәсми сайтында, шулай ук «Татарстан ветераны» һәм «Татарстан ветераннары» кушымталарында актив булганнарны да бүләкләделәр очрашуда.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү