Хәбир Иштирәков: “Бу көннәрдә тынычлыкны саклау мөһим”

Татарстан ветераннарының (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков Украинада барган вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерде.

“Бу көннәрдә безнең Президент кабул кылган карарларның барысы да – төптән уйланылган. Бүген Украинадагы хәрби низагның башлануына Россия гаепле түгел, безнең солдатлар тыныч халыкны үтерми, мәктәп һәм балалар бакчаларын шартлатмый, Россия Армиясе күп газаплар кичергән Украина җирендә тынычлык урнаштыру өчен, дошманның капкабыз төбендә тормавы өчен мөмкин булганның барысын да эшли”, – ди Хәбир Иштирәков.

Ветераннар оешмасы җитәкчесе әйтүенчә, бу көннәрдә тынычлыкны саклау мөһим. “Бөтен Көнбатыш безгә каршы. Чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чараларындагы, социаль челтәрләрдәге пропаганда Геббельс пропагандасыннан ким түгел. Бөек Ватан сугышында 27 миллион кешесен, Әфганстанда 15 мең егетен югалткан халык сугыш теләргә мөмкинме соң?! Бүген безнең һәрбарчабызга сабыррак булырга, фейкларга, коткыларга бирешмәскә һәм көчебезнең – дөреслектә булуын истән чыгармаска кирәк”, – ди ул.

Татарстан ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы советы, Республика ветераннары (инвалидлар) берлеге президиумы, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы тарафыннан уртак мөрәҗәгать кабул ителгән. “Әлеге оешмаларның активистлары исеменнән шуны әйтергә телим. Без, ветераннар, үз эшебезне башлыча үсеп килүче буынны рухи-әхлакый һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә багышлыйбыз. Аларга ата-бабаларыбызның Ватаныбыз хакына батырлыклары һәм хезмәттәге җиңүләре турында конкрет мисаллар китереп сөйлибез. Әйе, бүген башка буын үсеп килә. Әмма, илебез һәм халкыбыз тормышындагы фаҗигале, каһарманлык чорларын онытмыйча, яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшкәндә, аларның күңеленә юл табарга мөмкин. “Батырлык дәресләре”, “Хәтер вахталары”, “Музей дәресләре”, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар – боларның барысы да яшьләр белән эшләүнең бик үтемле формалары булып тора”, – ди Хәбир Иштирәков.


Фикер өстәү