Уенчыкта – кул җылысы

Ул ясаган уенчыклар арасында нинди генә мультфильм геройлары юк. Чүпрәле районының Шланга авылы кызы 25 яшьлек Райлә Сатдинова  баштарак аларны якын дусларына, туганнарына бүләк итсә, хәзер инде уенчыкларын сатып алырга теләүчеләр дә күп икән. Райләнең башка һөнәрләре дә бар. Ул бик актив яши. Ә бит кыз тумыштан йөри алмый…

– Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Тукталып каласым килмәде, югары уку йортына кердем. Шул вакытта академик ишү белән шөгыльләнә башладым. Ул миңа бик ошый. Төрле ярышларда катнашам. Россия чемпионатында җиңү дә яуладым әле. Гомумән, мин спорт белән яшим. Коляскада утырып волейбол уйныйм. Татарстан җыелма командасында чыгыш ясыйм, – ди ул.

Райлә Казаннан фатир алган. Иң зур хыялы шул була аның. Шөкер, хәзер үз куышы бар. Әнә шул куышында – әкият дөньясы. Буш вакыты булдымы,  кул эшенә тотына. Уенчыкларны бик яратып ясый.

– Интернетта йомшак уенчыклар күреп алгач, үземнең дә ясыйсым килеп китте. Кирәкле чималларын сатып алдым да ясарга булдым. Беренчесе үк бик матур килеп чыкты. Аны шундук сатып алдылар. Әкренләп,  курчаклар да ясый башладым. Аларын бигрәк яраталар, – ди Райлә.

Бер уенчыкны ясар өчен ике көн китә икән. Катлаулырак булса, берничә көнгә дә сузыла.

– Мин бу шөгылемнән ямь табам. Күңелем тынычланып, бар борчуларым юкка чыга. Кулыма уенчык алмаган көнне бушка узган дип саныйм. Хәтта авылга кайтып килгәндә дә, эшемне сагынам. Йокламасам йокламыйм, уенчыклар ясарга тотынам, – ди ул.

Курчакларны ясау җиңел түгел. Әмма кыз бирешми, аларны оста итеп ясап куя. Башта курчагын, аннары киемнәрен әзерли. Анысына да ихтыяҗ зур, ди.

– Уенчыкларны, интернеттан күреп, кемнәр генә сорамый. Россиянең төрле шәһәрләренә таралды эшләрем. Һәркем үзенә нинди уенчык тели, шуның рәсемен җибәрә. Кайчак ничек эшлисен интернеттан карыйм,  кайберләрен үзем белеп эшлим, – ди Райлә. – Бүләккә дип алган уенчыкларны үзләрендә калдыручылар күп икән. Кешеләр яраткач рәхәт инде. Соңгы арада заказларым да күп. Әллә ни зур акча килмәсә дә, иш янына куш. Миңа бик тә ярдәм итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 


Фикер өстәү