Пенсиягә өстәмә булырмы?

Миңа 90 яшь. 5 мең сум акча түләмәделәр. Пенсиям – 19200 сум. Ул 5 мең сум акча кайда йөри икән? Ничек алырга?

Нурзидә Ибраһимова

Зәй районы Кушъелга авылы

 Лилия Камалюкова, Зәй Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары:

– Андый өстәмә түләү  булмады. Нурзидә Ибраһимова иренең пенсиясенә күчкән булган. Гаиләне туендыручы вафат булу сәбәпле бирелә торган пенсия ала ул. Күчкән чорда аңа шулай эшләү отышлырак булган, димәк. Моның өчен билгеле бер күләмдә (фиксированная. – Ред.) акча түләнә. Аңа башка өстәмәләр кушылмый. Бәлки, Нурзидә апа үз пенсиясендә калган булса, аңа түләүләр өстәлгән булыр иде.

 

P.S. Идарәдә архивтан кирәкле мәгълүматларны карарга вәгъдә бирделәр. Нурзидә апага  аның өчен хәзер отышлы булган пенсия төрен исәпләп чыгарып, ярдәм итәрләр, элемтәгә керерләр дип өметләник.

 

 


Фикер өстәү