Фәрит Мөхәммәтшин Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу чарасында катнашты. Ул Казанның Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салды.

Тантаналы чарада республика парламенты депутатлары да катнашты. Россия һәм Татарстан гимны яңгырады, почетлы каравыл залп бирде.

«Бу иң канкойгыч сугыш иде. Рәхмәт сезгә, ветераннар! Минем әтием дә сугышта катнашкан – 1942 елда китеп 1945 елда кайткан һәм 1947 елда мин туганмын. Иртәгә хатыным белән Әлмәткә кайтып әти-әниләрнең каберләрен зыярәт итәргә җыенабыз. Без аларны хәтердә сакларга һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин ветераннар белән аралашып.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар шул ук зираттагы Чит ил сугышчылары һәйкәленә дә чәчәкләр куйды. «Төрле ил сугышчылары Россияне – элеккеге Советлар Союзын яклап Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар», – диде ул.

«Бүген 9 май – безнең илебез һәм кайбер Европа илләре өчен зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышы беткән көн. Бу сугыш һәр гаиләгә кагылды. Бүген Бөек Ватан сугышында кан койган сугышчылар күмелгән зиратларда чәчәкләр китерәбез. Без геройларыбызны хәтердә саклап, алар истәлеген буыннан буынга күчерәбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү көнен якынайту өчен зур хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә дә рәхмәтләрен җиткерде.

 


Фикер өстәү