Мирзиёев Путин белән очрашуда Миңнехановның апрельдә Үзбәкстанга сәфәре турында сөйләде

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Россия лидеры Владимир Путин белән очрашу вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның быел апрель аендагы сәфәрен искә алган. Ул бу хакта үз республикасында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып алуның өстенлекләре турында сөйләгәндә әйткән. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Миңнеханов безнең көньяк өлкәләрдә булып китте. Кәбестә, өрек, сарымсак, суганны күрсәткәч, ул гаҗәпләнде. Ул 15 көн элек килеп китте. Бик шаккатты. Ул «Ник без чит илләрдән сатып алабыз, ә монда арзан һәм экологик чиста, ә иң мөһиме, бәя нормаль», диде», — дип сөйләгән Үзбәкстан лидеры.

Путин Россиянең Үзбәкстаннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып алуын һәм сатып алу күләме арттырылачагын билгеләп үткән.

«Сезгә дә, безгә дә яхшы. Бу бәяләрне саклый, аларга артырга ирек бирми», — дигән дәүләт башлыгы.

20 апрельдә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга барды. Анда ул берничә көн булып кайтты. Ул «Бохара сәнәгать үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыгында булды. Анда аңа территорияне үстерүнең генераль планы тәкъдим ителде.

Татарстан Рәисе Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән очрашты. Моннан тыш республика җитәкчесе Нәвои өлкәсендә булды, анда аңа «Нәвои» ирекле икътисади зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр.

Шулай ук Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашу үткәрде. Татарстан Рәисенең Ташкентта Халыкара «Иннопром. Үзәк Азия» сәнгать күргәзмәсендә катнашуы – сәфәрнең төп пунктларының берсе булган.

 


Фикер өстәү