Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре барышында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.
«Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирүегез өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Быел Россия белән Үзбәкстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тула. «Бу гади булмаган заманда без нәтиҗәле сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне саклап кала алдык», – диде Татарстан Президенты. Ул быел хезмәттәшлекнең активлашуын билгеләп үтте. Әйтик, Үзбәкстан Президенты ярдәме белән «Чирчик» химик-индустриаль технопаркы, шулай ук Җизак шәһәрендә КФУның чит илдәге беренче филиалы ачылды.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 193 млн доллардан артып китте, үсеш – 23,5 процент. Үсеш быел да дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, моңа үзара аралашу, килешеп эшләү, уртак сәфәрләр нәтиҗәсендә ирешеп була.
Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысасында Үзбәкстан Республикасы вәкиленең актив эше өчен Шәүкәт Мирзиевка аерым рәхмәт белдерде, Татарстан Президенты аны Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.