Казандагы Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус сайт эшли

Казандагы Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус сайт эшли. Игелекле эшкә үз өлешен кертергә теләгән һәркем igelek.tatar сайтына кереп, акчалата ярдәм калдыра ала. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Теләгән һәркем мөселманнар өчен мөһим проектка матди яктан ярдәм итә ала. Моны сайт аша да, банк реквизитлары буенча да эшләп була», – диелә хәбәрдә.

Җәмигъ мәчете төзелешенә акчалата ярдәмне Батурин урамы, 7а йорт һәм Габдулла Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасындагы иганәләр өчен тартмаларда да калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү