Мобилизацияләнүчеләргә хәләл ризык алу өчен иң күп акчаны Балык Бистәсе районында җыйганнар

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 4 млн артык сум акча тупланган. Җыела торган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык озатып җибәрүгә тотылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Иң саллы өлешне бүгенге көндә Балык Бистәсе мөселманнары кертте. Район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов якташ мөселманнары, имамнар, мөгаллимнәр исеменнән 561 510 сум акчаны Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына китереп тапшырды. Моның өчен ул Балык Бистәсе мөселманнарына үтенеч белән чыга: WhatsApp төркемнәрендә белдерүләр куела, район башлыгы катнашында имамнар җыелышы үткәрелә, мөхтәсибнең социаль мәсьәләләр һәм хәйрия буенча урынбасары Илһам хәзрәт Хәбибрахманов районның 46 мәхәлләсенә йөреп очрашулар үткәрә, изге эшкә Балык Бистәсе мөслимәләр берлеге дә кушыла. Нәтиҗәдә, бер атна эчендә әлеге сумма җыела.

Балык Бистәсенә Әгерҗе, Әлки, Бөгелмә, Спас, Алабуга һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре дә кушыла. Моңа кадәр җыелган акчалардан тыш, Әгерҗе мөселманнары өстәп тагын 70 500 сум җыйды. Кырынды авылы мәхәлләсе – 14 500, Тәбәрле авылы мәхәлләсе – 12 000, “Төрдәле” мәхәлләсе – 13 000, Көчек авылы 31 000 сум китерде. Кама Тамагы да элек тапшырган акчага 59 000 сум кушты, ягъни барлыгы 118000 сум җыйды.

Бөгелмә районы исә солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен 155 000 сум күләмендә акча тапшырды. Әлеге сумманы җыюда районның барлык мәхәлләләре катнашты. Алабугадагы дин кардәшләр исә 108 000 сум, Әлки мөхтәсибәте – 300 000, Спас мөхтәсибәте – 90 000 җибәрде.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.


Фикер өстәү