12 һәм 16 яшьлек малайлар пенсионерны вәхшиләрчә үтергән

Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә ике яшүсмер бер пенсионер хатын-кызны кыйнаганнар һәм ут төрткәннәр. Аеруча рәхимсез рәвештә кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә җирле тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга.

Ведомство мәгълүматлары буенча, хатын-кызга һөҗүм 16 октябрь көнне булган, әлеге вәхшилекне 16 һәм 12 яшьлек ике яшүсмер кылган. Шульга ачыклык керткәнчә, малайлар корбаннарын яндырганчы бик каты итеп кыйнаганнар.

Полицейскийлар ике яшүсмернең дә имин гаиләләрдә үсүен һәм тәрбияләнүен ачыклаган. Шикләнелүчеләрнең берсе коррекцион мәктәптә белем ала.


Фикер өстәү