Диния нәзарәте: Мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына хәләл ризык җибәрү өчен 1,3 млн сум җыелды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң бер атна эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына  1 300 000 сум акча килде. Акча җыелу хакында мәгълүматны таратуда массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Руслан Нәгыев, Марсель Вәгыйзов, Әбри Хәбриев, Рәсүл Тавдиряков, Илназ Габидуллин, Рамил Шәрәфиев, Регина Дунаева, Рафилә Шәмсетдинова, Альбина Фазлыева, Данил Сәфәров, Марсель Әхмәдуллин кебек танылган блогерлар һәм мөселман җәмәгать эшлеклеләре, @halal_kazan һәм @minem_berenche_namazim аккаунтлары булышты. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, матди ярдәм җыю акциясенә “Приют человека”, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “С верой в будущее” хәйрия фондлары кушылды.

Акция кысаларында беренче чиратта хәләл азык-төлек сатып алыначак һәм җибәреләчәк: болар – тушенка, казылык, армия өчен коры паеклар, шулай ук термокием, йон оекбашлар, аптечка, перчаткалар. Акча җыю һәм солдатлар өчен кирәк-ярак әйберләрне алу дәвам итә. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.


Фикер өстәү