Казанда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган хәрби парад башланды

Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Казан гарнизоны хәрби йөрешен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, килгән кунаклар күзәтә.

Мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Җәмәгатьчелек оркестр башкаруында флагларны аягүрә каршы алды.

Татарстаннан 700 мең кеше Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка киткән. 378 мең кеше хәбәрсез югалган булып санала. 353 кеше — РФ Геройлары, 185се — Татарстаннан.

 


Фикер өстәү