Татарстанда яшәүчеләр мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен 34 миллион сумнан артыграк акча җыйган

Татарстанда яшәүчеләр 34 миллион сумнан артыграк акча җыйган. Шушы акчага хәрбиләр өчен көнкүреш кирәк-яраклары һәм хуҗалык әйберләре юнәтелгән.

Бу юнәлештә “Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый хәрәкәте “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” Хәйрия фонды белән берлектә эшли. Хәйрия счеты ачылганнан бирле республика халкы 34,6 миллион сум күчергән. Шуңа Татарстаннан чакырылган ир-егетләр өчен көнкүреш кирәк-яраклары, хуҗалык әйберләре, җылы эчке кием, футболкалар һ.б. сатып алынган.
– Татарстанда оештырылган хәрби подразделениеләргә ярдәм итү өчен башта хәрбиләрдән кирәк-яраклар исемлеген алабыз. Шуннан соң гына гуманитар ярдәм туплап, егетләребезгә юллыйбыз, – ди республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
– Чыннан да, хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр генә әзерлибез. Мәсәлән, гадәтиләре урынына тактик оекбашлар сатып алабыз. Аларның аермасы бик зур: тактик оекбашлар табан һәм балтырга сыланып тора, җайсызрак басканда, йөгергәндә сеңерне сузылудан саклый, – дигән фикердә “Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте координаторы Тимур Сафин.
Нәкъ менә шушы оешма, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен кешеләребез, иҗтимагый һәм коммерцияле оешмалар, эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте органнары тырышлыгын берләштерә дә инде.
Гуманитар миссиягә кушылырга теләүчеләр төрлечә ярдәм кулы сузарга мөмкин. Хәйрия счетына акча күчерү, гуманитар ярдәм җыю, волонтер булу – боларның һәммәсе хәрбиләргә бик кирәк.
Татарстаннан чакырылган хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә кирәкле әйберләр исемлекләре, гуманитар ярдәмне кабул итү пунктлары “Ярдәм янәшә!” республика иҗтимагый хәрәкәте сайтына (ярдям.рф) урнаштырылган. Хәрбиләргә сайт аша, шулай ук хәйрия фонды реквизитлары нигезендә акчалата акча күчерергә мөмкин.
Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Назначение платежа: «На благотворительную акцию «Помощь рядом!»


Фикер өстәү